Напоминание

"Әтиләр бәйрәме"

Автор: Рахимова Эльвира Григорьевна

Должность: воспитатель

Учебное заведение: детский сад "Эйлэн-Бэйлэн"

Населённый пункт: Рыбно-Слободский район, село Новый-Арыш, Республики Татарстан

Наименование материала: мероприятие

Тема: "Әтиләр бәйрәме"

Описание:

Әтиләр бәйрәменә оештырылган бәйрәм кичәсе, 1 нче өлеш балалар чыгышы, 2 нче өлеш әтиләр һәм балалар ярышы.

Ссылка на публикацию:

http://pedprospekt.ru/doshkolnoe/index?nomer_publ=393

Опубликовано 08.09.2015




Перейти в превью раздела образования




Текстовая часть публикации


Әтиләр бәйрәме

Алып баручы.
Хөрмәтле кунаклар! Кадерле балалар! Без бүген “Ватанны саклаучылар” көнен билгеләп үтәбез. Бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары – әтиләребез, абыйларыбыз, бабаларыбыз. Алар армиядә булганнар, солдат хезмәтен үтәп кайтканнар. Безнең әтиләребез һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булсыннар. Бала: Бер бәйрәм бар февральда, Кадерле ул һәркемгә. Аны иң зур бәйрәм дип Мөмкин хәттә әйтергә. Бала: Ул тынычлык бәйрәме, Аны һәр кеше белә. Ватанны саклаучылар Бәйрәме дип йөртәләр . Бала: Ул солдатлар бәйрәме, Без котлыйбыз аларны. Әтиләрне, абыйларны, Бабайларны һәм малайларны. Бала. Әтиләребезнең бәйрәме Безнең дә көткән бәйрәм. Җырлап күңел ачыйк, Бүген әти бәйрәме.
“Мин шофер”
(Айдар Минхаҗев сүзләре, Әлфия Һадиева музыкасы) җыры. 1. Машина белән уйнарга Яратам мин, яратам. Берсе дә узып кит алмый, Чабалар мине арттан. Кушымта: Мин шофёр, мин шофёр, Машинам нинди матур! Тәгәрмәчләр әйләнә Әллә-лә-лә, әллә-лә. 2. Әтиемне, әниемне Кунакка алып бардым. Дусларга да урын җитте, Берсен дә калдырмадым. Кушымта 3. Сәлам биреп үтим әле Сезгәёдә пи-пи, пи-пип. Шофёр булам мин күрерсез Тик үсеп кенә җитик. Кушымта.

Алып баручы.
Кадерле балалар! Безнең бүген кәефләр шәп, күңелләр күтәреңке , чөнки бүген олы бәйрәмне билгеләп үтәбез. Безнең илебез бүген үзенең яклаучыларын, саклаучыларын котлый, ә без, әйдәгез, үзебезнең малайларыбызны котлыйк. Алар да үскәч солдат булып илебезгә хезмәт итәрләр дип ышанып калабыз! Безнең залда да бүген шат көлүләр, матур җырлар яңгырасын! Без бүген әтиләребезне көч сынаштырабыз, ярыштырабыз, тапкырлыкларын, җитезлекләрен сынарбыз. Бала.Безнең балалар бик булган, Бөтен нәрсәне белә алар. Бәләкәйдән солдат булырга Күптән әзер бит алар. Бала.-Бәйрәм бүген,бәйрәм! – диеп, Бар дөнья балкып торсын. Әти бәйрәме икәнне Әни дә белеп торсын, Әни дә көлеп торсын. Бала.Бәйрәмебез гөрләп торсын Уен-көлке күп булсын Әйдәгез, балалар, биибез, Әтиләр карап торсын.
Бию: “Гномиклар”.
Бала.Зур шатлык күңелебездә Ал кояш күгебездә. Барыгыз да беләсездер Әтиләр көне бездә! Бала.Бүген бәйрәм көнендә Әтиләрне котлыйбыз. Шатлык, бәхет, сәламәтлек Һәммәгезгә телибез. Бала.Бабайларның, әтиләрнең Дан юлыннан атлыйбыз Өлкән буын батырлыгын Йөрәкләрдә саклыйбыз. Бала.Ил чигендә сакта торыр, Диңгез кичәр буын без. Хезмәтебездә Ватанга Тугрыклы булырбыз.

Алып баручы.
Безнең егетләребез әле бүген балалар бакчасында, вакыт тиз үтә – еллар, көннәр сизелмәс, алар солдат булып хезмәт итәрләр. Летчиклар, танкистлар, моряклар булырлар – армия аларны түзем, сабырлар булырга өйрәтер. Әйдәгез сүзне аларга бирик.
Ислам, Инсаф, Илмир “Солдатта булган диләр” җыры.
1. Билен кысып буган диләр Бигерәк уңган диләр Әллә каян күрнеп тора Солдатта булган диләр. 2. Кечеләрне кече итә Олыны зурлар диләр Әллә каян күрнеп тора Солдатта булган диләр. 3. Комбинезон алган диләр Шинелен салган диләр Шинелен салса да солдат Гадәте калган диләр. Бала.Солдатка китә егетләр Үз илен саклар өчен Ватан терәге – ир, дигән Исемне аклар өчен.
Алып баручы:
Һәр туган таң җирдә тыныч булсын, Имин булсын иде дөньялар. Аяз күгебезне болыт капламасын, Елмайсыннар җирдә сабыйлар.
Алып баручы.
Җыр бит ул хисләр дулкыны, Җыр бит ул истә кала. Кеше үзенең гомерен Җыр белән искә ала.
“Матур уен” (Татар халык җыры).
1. Сез уртада, без кырыйда Әйләнәбез түгәрәк. Уеныбыз булсын матур, Күңел ачыйк бергәләп. 2. Таянабыз билләргә, Тотынабыз биергә. Тыпыр-тыпыр тыпырдатып Әйләнәбез без бергә.
Бала.Шатлыклы җырлар белән Күтәрәбез күңелне. Кунаклар да сокланып Тыңнарлар үзебезне.
Алып баручы.
Җырлыйк әле, җырлыйк әле, Җырлый торгач ун була. Җыен дуслар бергә килгәч Шундый күңелле була.
Диләрә башкаруында җыр “Гөлләрем”
Еракта-еракта тора, Минем абый сакта тора. Әти юлда чакта тора, Мин уйнаган чакта тора, Син йоклаган чакта тора! Телевизор да карамый, Читкә карарга ярамый, Чиккә генә карап тора, Дошман килеп кермәсен ди. Безнең серне белмәсен, ди. Әниләр эштә булганда, Берүзең генә калганда, Түгел өйне саклап тору Бу бит – илне саклап тору! Еракта- еракта тора, Минем абый сакта тора. Сакта һәрвакыт тора. Әйтмим кайсы якта тора Син үзең дә сорап торма, Бусы –хәрби сер була .
“Һәрвакыт булсын кояш” җыры башкарыла.
Кояш нуры, саф күк йөзе Ул бер малайның рәсеме. Ясаган ул ап-ак биткә Һәм язып куйган читкә. Кушымта: Һәрвакыт булсын – кояш, Һәрвакыт булсын – һава, Һәрвакыт булсын – әти, Һәрвакыт булыйм мин. Солнечный круг, небо вокруг Это рисунок мальчишки. Нарисовал он на листке И подписал в уголке. Пусть всегде будет – солнце,
Пусть всегда будет – небо, Пусть всегда будет – папа, Пусть всегда бубу – я.
Алып баручы.
Менә ничек күңелле бара бәйрәмебез. Бергәләп биеп алыйк әле.
Бию: “Моряклар”.

Алып баручы.
Кадерле балалар, менә бүген ничек матур, дус булып бәйрәм иттек. Үскәч тә сез дус, тату балалар булып калырсыз. Малайларыбыз көчле, ныклы куллы, тимер йөрәкле батыр солдатлар булып армиядә хезмәт итеп кайтып, туган илебезнең кирәкле кешеләре булып, тормышта үз урыннарын табып матур итеп тормыш корырлар. Безгә – кызларга, әниләргә, әбиләргә ныклы терәк булырлар. Хушлашырга вакыт җитте, Тәмамланды кичәбез. Шатлык,бәхет,сәламәтлек Һәммәгезгә телибез.
Бәйрәмебезнең икенче өлеше “Ярыш”.

Алып баручы:
Ә хәзер, балалар, әйдәгез, без сезнең әтиләрегезнең җитезлеген, кыюлыгын сынап карыйбыз. Уйнарга әтиләребезне дә чакырабыз. 1. “Сазлык аша чыгу”. Аяк табаны зурлыгындагы картон бирелә. Шул картонга баса-баса билгеләнгән урынга барып җитәргә hәм кире йөгереп килеп, иптәшеңә бирергә кирәк. Ул уенны дәвам итә. 2. “Кем җитезрәк?”. Шарларны кем беренче hәм зурырак тутыра. 3. “Кем күбрәк ясый?” (Отжимание ясау). 4. “Кем беренче танкка барып җитә?” Уен өчен ике кыска таяк кирәк. Таякка 8-10 метр озынлыктагы бау бәйләнә. Бауның уртасына уенчык танк эленә. Ике уенчы таякларны алып, бауны тарттырып кара-каршы басалар. Уйнаучылар сигнал буенча, тиз-тиз таякны әйләндереп, бауны чорныйлар hәм әкрен генә бер-берсенә каршы баралар. Бауны уртага кадәр беренче булып чорнаган уенчы җиңүче була. 5. “Тупны ке тез арасына куеп йөгерү”. 6. “Кем җитезрәк” (алма ашау). 7. “Медальләр җыю” (гәүдәдән кыстыргычлар җыю). 8. “Балык тоту”. 9. “Җыр ярышы” (ике команда хатын-кыз исеме кергән җыр җырлап ярышалар). Алып баручы. Армияда хезмәт итү – һәр ир-егетнең бурычы. Туган илне саклау, дусларны,халыкны яклау өчен йокысыз төннәреңне, белемеңне, көчеңне бирәсең – бу зур бәхет икән. Ләкин бу егетләрдән бик күп сабырлык, түземлек, җитезлек, кыюлык тәләп итә.



Яндекс.Метрика