Напоминание

"Иҗади эшләүче шәхес формалаштыруда проект эшчәнлеге".

Автор: Зигангирова Зарима Азгамовна

Должность: учитель

Учебное заведение: МБОУ "Верхнеяхшеевская ООШ"

Населённый пункт: Актанышский район, деревня Верхнее Яхшеево

Наименование материала: статья

Тема: "Иҗади эшләүче шәхес формалаштыруда проект эшчәнлеге".

Описание:

Описание опыта работы учителя татарского языка в проектной деятельности.

Ссылка на публикацию:

http://pedprospekt.ru/osnovnoe_obshhee/index?nomer_publ=961

Опубликовано 12.10.2015




Перейти в превью раздела образования




Текстовая часть публикации


Иҗади эшләүче шәхес формалаштыруда проект эшчәнлеге.

Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын

салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим

бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.

Галимҗан Ибраһимов
Россия мәгариф системасын модернизацияләү концепциясендә әйтелгәнчә, укучыларга югары сыйфатлы белем бирү - иң мөһим бурычларның берсе. Белемнең сыйфатын күтәрү - дәүләт күләмендәге әһәмиятле эш. Ә татар теле һәм әдәбиятын нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Моның сәбәпләре барыбызга да мәгълүм: татар теле һәм әдәбияты фәннәрен тирәнтен өйрәнү - милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң нәтиҗәле юлы. Заманыбызга яңа идеяләр белән сугарылган, инновацион эшчәнлектә актив катнашучы, компетент рәвештә фәнни-тикшеренү мәсьәләләрен чишә алучы, эзләнү-тикшеренү эшчәнлеген нәтиҗәле оештыручы педагог кирәк. Безнең бурыч – укучыларның фәнни- тикшеренү эшчәнлеген оештыру, күнекмәләрне ныгыту, мөстәкыйль рәвештә тикшеренү бурычларын хәл итәргә өйрәтү. “Укымак – фикерләрне җирдән күккә җибәрмәк. Укымак – үз яныңда булып торган нәрсәләрдән бигрәк, фикерләрне булачакларга сузмак”, - дигән сөекле шагыйребез Г.Тукай. Укучыларны эзләнү эшенә җәлеп итәр өчен, укытучы үзе бу эшчәнлек белән тиешле дәрәҗәдә хәбәрдар булырга тиеш.
Мин Югары Яхшый мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укытам. Безгә - татар теле һәм әдәбияты укытучыларына эзләнү эшчәнлеген оештыру аеруча мөһим. Чөнки, “Татар теле нәрсәгә кирәк ул, укуны бетереп чыгып киткәч, аның белән ерак китеп булмый ,” дигән ялгыш фикер йөртүчеләргә, киресен исбатларга кирәк. Ә балаларны фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләндерә алу бик зур мөмкинлекләр ача, укучыларның сөйләм телен, иҗади сәләтен үстерергә ярдәм итә. Беренчедән, мондый укучылар китапларны күпләп укый башлыйлар, чөнки әдәби әсәр аның эзләнү эшендә төп чыганак булып хезмәт итә. Икенчедән, укучының сүзлек, төрле тәнкыйди материаллар белән эшләү күнекмәсе арта. Укучыларда әлеге күнекмәләр булдыруга игътибарны көчәйтергә кирәклеге ачыклана. Торган саен күбәя барган мәгълүмат эзлекле рәвештә эшли белүне таләп итә. Хәзерге мәгариф системасында укытучылардан укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген даими, системалы оештыру сорала. Әлеге мәсьәләне чишү бүгенге көндә педагоглар алдына профессиональ бурыч буларак куела, аттестация үткәндә дә, квалификацион категория алганда да таләп ителә. Фәнни эшчәнлекне укучылар һәм укытучыларның бердәм эшчәнлеге дип карарга кирәктер. Алдагы елларда, мин зуррак класс укучылары белән эшли идем. Ләкин моның шул ягы бар, укучы эзләнү вакытында зур тәҗрибә туплый, остара һәм мәктәптән чыгып китәр вакыты да җитә. Шуңа күрә, соңгы вакытта, түбәнрәк класс укучыларын системалы рәвештә эзләнү эшенә тартам. Мисал итеп, 6 нчы сыйныф укучылары белән бергәлектә
башкарган эзләнү-тикшеренү эшчәнлеген китерәсем килә. Эзләнү эшенең темасы “Айгөл Әхмәтгалиеваның “Болытта җиләк үсә” җыентыгында кеше исемнәре” дип аталды. Тәкъдим ителгән хезмәтнең максаты: Яшь автор әсәрләре аша укучыларда әдәп, әхлак, җәмгыятькә караш тәрбияләү юлларын эзләү. Бурычлары: 1. Айгөл Әхмәтгалиева иҗатына кызыксыну уяту. 2. Аның әсәрләренә нигезләнеп, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү алымнарын эзләү. 3. Әсәрләрдәге образлар мисалында уңай сыйфатлар тәрбияләү. 4. Әсәрләре аша гаилә тәрбиясе бирү, аңа тәэсир итүче факторларны ачыклау. Фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнү яңа педагогик идеяләргә рухландыру сәләтенә дә ия. Әлеге эзләнү-тикшеренү эше белән шулкадәр мавыгып киттек ки, укучыларым Айгөл Әхмәтгалиеваның әсәрләрен сыйныфта да, түгәрәкләрдә дә өйрәнүне сорыйлар. Әсәрләрне тикшереп бетергәннән соң, укучылар компьютер презентацияләре төзиләр. Шул рәвешле, укучыларның проект технологиясе хакында да белемнәре формалаша, тирәнәйтелә. Шушы тема астында башкарылган эзләнү эшләрен тикшергәннән соң , 6 нчы сыйныф укучысы Хөсәенова Розалияның проектын , күренекле язучы Афзал Шамов укуларының Татарстан Республикасының яшь язучылары һәм шагыйрьләре иҗаты дигән
секциясенә тәкъдим иттем. Укучымның хезмәте “Рәхмәт хатына “ лаек булды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, газиз туган телем, гаҗәеп дәрәҗәдәге матур әдәбият әсәрләре аша укучыларымда кешелеклелек сыйфатлары тәрбияли алуым белән мин бик бәхетле. Ә бу эштә эзләнү-тикшеренү эшләренең әһәмияте әйтеп бетергесез. Үземнең һәм укучыларымның хезмәтләре эзсез югалмый. Беренчедән, алар әсәрләрдәге образлар, аларның уй-кичерешләре, эш - гамәлләре, язмышлары-ялгышлары аша гыйбрәт алып, бүтән ул ялгышларны кабатламыйча яшәсәләр, икенчедән, республика күләмендә уздырылган фәнни-практик конференцияләрдә үз фикерләрен курыкмыйча белдерә алалар, призлы урыннарга да лаек булалар. Димәк, эзләнү-тикшеренү эшчәнлеге сәләтле укучыларны ачыклау, фәнни белемнәрне тирәнәйтү, танып белү активлыгына, төрле стильләрдә логик фикер йөртү эшчәнлегенә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү кебек бурычларны хәл итәргә ярдәм итә, укучыда да, укытучыда да фәнгә кызыксыну уята, максатчанлык, төгәллек, җаваплылык һәм ихтыяр көче тәрбияли.


Яндекс.Метрика