Напоминание

Өлкәннәр төркемендә “Көзге матурлык” тирә-юнь белән таныштыру шөгыле конспекты.


Автор: Хуснуллина Гульфира Гасимовна
Должность: воспитатель
Учебное заведение: МАДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №83"
Населённый пункт: город Нижнекамск
Наименование материала: конспект
Тема: Өлкәннәр төркемендә “Көзге матурлык” тирә-юнь белән таныштыру шөгыле конспекты.
Раздел: дошкольное образование





Назад




Муниципаль үзидарә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

“83 –нче санлы гомуми үстерешле балалар бакчасы”

“Көзге матурлык”

өлкәннәр төркемендә

тирә-юнь белән таныштыру шөгыле конспекты.

Төзеде:

ТР ТКМР “83 нче санлы

гомуми үстерешле

балалар бакчасы” МҮМБҮ

тәрбияче Хуснуллина Г.Г.

Түбән Кама

2016 ел

Тема: ”Көзге матурлык”.

Максат: балаларда танып белү күнекмәләрен үстерү, көз һәм көзге

күренешләр турында белемнәрен системалаштыру.

Тәрбия бурычлары. Табигать матурлыгына соклана белү, бер-берсенә карата

уңай мөнәсәбәтләр хисләре һәм кыргый җәнлекләргә карата кайгыртучанлык

тәрбияләү.

Үстерү бурычлары.

Эшчәнлектә кулланган сүзләр хисабына сүзлекләрен

активлаштыру; балаларның игътибарын, хәтерен, фикерләвен, кабул

итүләрен үстерү.

Белем бирү бурычы.

Балаларның көз, аның айлары, билгеләре турындагы

белемнәрен ныгыту. Җәнлекләр,күчмә кошлар,агачлар турындагы

белемнәрен ныгыту. Сорауларга тулы итеп җавап бирүләренә ирешү.

Методик алымнар һәм чаралар. Сорауларга җавап, уеннар уйнау, әңгәмә,

кабатлау, күрсәтү, мактау.

Җиһазлар: Слайдлар, көз рәсемнәре, тиен уенчыгы,кош рәсемнәре, көзге

агач,серле капчык,җиләк-җимеш һәм яшелчәләр(муляж).

Сүзлек өстендә эш: күчмә, җиләк-җимешләр, әфлисун, каурый, томшык.

Алдан эшләнгән эш: күзәтүләр, әңгәмәләр үткәрү, дид.уеннар уйнау.

Эшчәнлек структурасы.

1. Оештыру.Киенү бүлмәсендә әңгәмә оештыру-көзге айлар,көз билгеләре.

2. Төп өлеш. “Көзге урман”рәсеме буенча сөйләшү.

3. Д.уен “Урманда нинди агачлар үсә?”.

4. “Җәнлекләрнең кышка әзерләнүе”-сөйләшү.

5. Ял минуты “Көз”.

6. Д.уен ”Бу нинди кош?”(күчмә кошлар).

7. Күмәк уен “Серле капчык”.

8. Сюрприз моменты. Йомгаклау.

Барышы.

Киенү бүлмәсендә,шкаф ишегендә рәсемнәр ябыштырылган.

Тәрбияче. Балалар, хәерле иртә.Мин сезгә бер табышмак әйтәм, игътибар

белән тыңлагыз.

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява;

Җирләр дымлана,-

Бу кайчак була?

Тәрбияче. Нинди ел фасылы турында сүз бара?

Бала. Көз фасылы турында.

Тәрбияче. Көз айларын әйтеп китегез әле.

Бала. Сентябрь,октябрь,ноябрь.

Тәрбияче. Хәзер нинди ел фасылы башланды?

Бала. Кыш фасылы.

Тәрбияче. Хәзер ,балалар рәсемнәргә карап көз билгеләрен искә төшереп

китик.

Бала. Көз көне агачларның яфраклары саргаялар һәм коелалар. Еш кына

яңгырлар ява. Көчле җилләр исә . Кешеләр җылы итеп киенәләр.

Бакчалардан уңыш,урманнан гөмбәләр җыеп алалар. Кошлар җылы якка

китә.

Тәрбияче. Бик дөрес ,балалар. Әйдәгез хәзер көзге яфраклар коелган

сукмакка басып, көзгә матур сыйфатлар әйтеп, төркемгә керәбез. Көз нинди

ул?

Бала. Алтын,матур, бай, яңгырлы, җилле,сары, уңышлы, кояшлы...

1 слайд-көзге урман (балалар ярымтүгәрәккә, урындыкларга кереп

утыралар).

Тәрбияче. Карагыз әле, бу рәсемдә нәрсә сүрәтләнгән?

Бала. Көзге урман.

Тәрбияче. Матурмы көзге урманда?

Тәрбияче. Көз көне агачлар нишли?

Бала. Агачларның яфраклары саргаялар һәм коелалар.

Тәрбияче. Сез нинди агачлар беләсез?

Бала. Каен, имән, чыршы, нарат, миләш.

Тәрбияче. Нинди агачның яфрагы коелмый?

Бала. Чыршы һәм нарат агачының.

Тәрбияче. Нинди агачның алкасы бар?

Бала. Каен агачының.

Тәрбияче. Нинди агачның чикләвеге була?

Бала. Имәннең.

Тәрбияче. Нинди агачның күркәләре бар?

Бала. Чыршы һәм нарат агачының.

Тәрбияче. Урманда нәрсәләр яши?

Бала. Җәнлекләр.

Тәрбияче. Әйдәгез әле,җәнлекләрнең ничек кышка әзерләнүе турында

сөйләшеп үтик.

2 слайд.

Тәрбияче. Камил,аю ничек кышка әзерләнә?

Бала. Аю күп итеп ашый һәм йокларга әзерләнә,үзенә агач төбендә өн ясый.

Бала. Төлке,бүре калын йон үстерә.

Тәрбияче. Ни өчен?

Бала. Кыш көне салкын булмасын өчен.

Бала. Куян соры төстәге йонын коеп, ак төстәге йон үстерә.

Тәрбияче. Ни өчен?

Бала. Төлке, бүреләр аны күрмәсен өчен.

Бала. Тиен кышка күп итеп запас әзерли, чикләвек, күркә һәм гөмбәләр күп

итеп җыя.

Бала. Керпе яфраклардан, ботаклардан йокларга өн ясый, гөмбәләр дә

тутыра.

Тәрбияче. Бик дөрес,балалар.Әйдәгез,көзге урманда уйнап алыйк.

Ял минуты”Көз”.

Тәрбияче: -Я,балалар,сөйләгез

Ничек килә икән көз?

Балалар: Кошлар очты көньякка,

Канат канып еракка.

Аюлар өн казыды,

Бик тирән итеп базны.

Балыклар да тындылар,

Су төбенә чумдылар.

Агачлар,ялангачлар

Җилләрдә чайкалалар.

Тик безгә күңелле көз,

Без бакчага йөрибез.

Тәрбияче. Балалар, менә монда көзге агач, килегез әле агач янына. Агачта

кошлар утыра. Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, дөрес итеп җавап

бирергә тырышыгыз.

(кошларны таныгач , әйләндереп куела)

Тәрбияче. Язның беренче хәбәрчесе. Нинди кош ул, балалар?

Бала. Кара карга.

Кулы юк,балчык ташый,

Балтасы юк,өй ясый.

Бала. Карлыгач.

Бер кошым бар: тынмый,

Агачка оя кормый;

Өе-җирдә,

Җыры-күктә.

Бала. Тургай.

Судан курыкмый, ак төстә үзе

Бик матур һәм горур кош.

Бала. Аккош.

Тәрбияче. Әйе, дөрес.

-Агач башында йорты,

Эчендә яши җырчы.

Бала. Сыерчык.

Тәрбияче. Бу нинди кошлар, балалар?

Бала. Күчмә кошлар.

Тәрбияче. Әйдә әле, Илүзә, кара карга турында сөйләп кит әле.

Бала. Бу кара карга. Ул җылы яктан иң беренче булып кайта. Кара карга

уртача зурлыктагы кош. Аның башында күзләре, томшыгы; гәүдәсендә ике

канаты; койрыгы һәм аяклары бар. Гәүдәсе кара төстәге каурыйлар белән

капланган. Кара карга бөҗәкләр, орлыклар һәм суалчаннар белән туклана. Яз

көне кайткач, оя ясап бала чыгаралар. Кара карга күчмә кош.

Тәрбияче. Рәхмәт, Илүзә.

Тәрбияче. Ә хәзер, балалар, түгәрәккә басабыз, бергәләп “Серле капчык”

уенын уйнап алыйк. Капчыктан капшап карап, исемен әйтәбез һәм тасфирлап

берничә сүз әйтеп китәбез. Булат, әйдә әле.

Бала. Бу- кыяр, кыяр-яшелчә. Ул яшел төстә,озынча. Кыяр тәмле,

сусыл.Кыярдан салат ясыйлар, кышка тозлап куялар.

(берничә тапкыр уйнала)

Тәрбияче. Балалар, без нәрсәләр турында сөйләштек бүген, нинди уеннар

уйнадык?

Бала. Көз турында, җәнлекләрләрнең ничек кышка әзерләнүе , күчмә кошлар

турында сөйләштек.

Тәрбияче. Нинди уеннар уйнадык?

Бала. “Серла капчык”, “Көз”.

Тәрбияче. Сезгә ошадымы? Камил, синең уйлавыңча, кем бик актив булды

бүген?

Бала. Булат, Илүзә.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, монда нинди үзгәреш күрәсез?

Тәрбияче. Тиен утыра, ниндидер капчык тоткан, карыйк әле. Ә эчендә тәмле

гөмбәләр, тиен сезгә дә өлеш чыгарган. Тиенгә рәхмәт әйтик.

(тәмамлау)



В раздел образования




Яндекс.Метрика