Автор: Галеева Гелюся Сагидулловна
Должность: учитель татарского языка и литературы
Учебное заведение: МБОУ "Гимназия №3№
Населённый пункт: г.Чистополь
Наименование материала: методическая разработка
Тема: "Сәламәтлек - зур байлык"
Раздел: среднее образование
Тема: Сәламәтлек- зур байлык.
Максат: Яңа сүзләр белән таныштырып,укучыларның сүз байлыгын
арттыру.Өйрәнелгән лексиканы,грамматик конструкцияләрне
кулланышка кертеп,җөмлә төзү үзенчәлекләрен үзләштерүне
дәвам итү. Диалогик сөйләмне,үстереп,монологик сөйләмгә чыгу.
Сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү.
Җиһазлау: карточкалар,компьютер һ.б
Дәрес барышы.
1.Оештыру өлеше.
У: -Исәнмесез кучылар,хәерле көн!
у: Татарча да яхшы бел
Русча да яхшы бел
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле,затлы тел.
Укучылар безгә бүген кунаклар килгән.Әйдәгез аларга да хәерле көн телибез.
у: -Хәерле көн кунаклар.
Рәхмәт,утырыгыз укучылар. Укучылар сез дәрескә әзерме?
-Әйе.
-Кәефләрне тагын да күтәрер өчен,әйдәгез бер-беребезгә хәерле
көн телибез.
-Сыйныф кем дежур?
2.Актуальләштерү:
Һәрберебез сәламәт булырга тели.
Ә сәламәт булу-ул үзебездән тора.
Сәламәт булу өчен нәрсә мөһим?
-
Дөрес туклану
-
Дөрес йоклау
-
Спорт белән шөгыльләнү.
-
Шәхси гигиена
-
Тәмәке тартмау,сыра эчмәү.
Өй эшен тикшерү.
Сәламәтлек турында диалог төзеп килергә иде.
Укучылар әйтегез әле сәламәтлек өчен нәрсә файдалы,нәрсә заралы?(слайт)
-Ятып уку (заралы)
-озак телевизор карау
-компьютерда озак уйнау
-физкультура белән шөгыльләнү.
-озак йоклау. Һәм башкалар.
3.Яңа материал.
- Укучылар без сезнең белән нәрсә файдалы,нәрсә зарарлы икәнен әйтеп
чыктык. Укучылар,әйтегез әле,без бүген сезнең белән нишлиячәкбез,нәрсә
турында сөйләшәчәкбез?
Укучылар: -Сәламәтлек турында сөйләшәчәкбез.
1. Яңа сүзләр.(слайт)
Чыныгу-закаливание
Төгәл үти-выполняет точно
Заралы гадәтләр-вредные привычки
Тәмәке тартма-не кури
Яланаяк-босиком.
Сүзлек өстендә эш.
Укытучы укый
Хор белән уку
Сүзләрне сүзлекләргә язу
Сүзтезмәләр ясап әйтү
Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү.
Текст белән танышу,текст өстендә эшләү.
Һади бабайга 90 яшь.Ул үзен хәзер дә сәламәт хис итә. Ә Радик еш
авырый. “Бабай, син грипп белән дә авырмыйсың, салкын да тими,әйт әле,ни
өчен?”-дип сорый Радик бабасыннан.
Бабай аңа яшьтән чыныгырга кирәк ди: “ Иртән озак йоклау заралы”,-
ди. Ул Радикны иртә уята,йөгерергә куша. “Чирәмдә яланаяк йөрү бик
файдалы”,-ди .Радик бабасы әйткәнне төгәл үти.
Һади бабай гомере буе тәртипле яшәгән. Заралы гадәтләрне ул үзенә
якын да китермәгән: “ Улым, беркайчан да тәмәке тартма, чөнки кеше бу
начар гадәткә ияләшсә, ул аннан аерыла алмый,-ди. –Саулык- зур байлык,аны
бер генә нәрсә белән дә сатып алып булмый. Ә сәламәтлекне кечкенәдән
саклый белергә кирәк”,-ди.
-Укытучы укый.
-укучылар тәрҗемә итә.
Укучылар әйтегез әле текст нәрсә турында бара?
-Укучылар: сәламәтлек турында бара.
2. Сорауларга җавап бирү.(слайт)
1.
Һади бабайга ничә яшь?
2.
Ул үзен ничек хис итә?
3.
Һади бабай Радикка нинди киңәшләр бирә?
4.
Һади бабай гомере буе ничек яшәгән?
5.
Сәламәтлекне сатып алып буламы?
3. Ике раслауның кайсы дөрес? (слайт)
4. Русча әйтеп,текстан тәрҗемәсен табып уку.
Ят итеп алу,физкультура ясау.
III. Ныгыту.
1.
Сәламәтлек турында диалог төзү.(слайт)
- Син озак йоклыйсыңмы?
- ......
- Син иртән салкын су белән юынасыңмы?
- .....
- Син нинди спорт түгәрәгенә йөрисең?
- .....
- Саф һавада күп буласыңмы?
- ....
- Син телевизорны күп карыйсыңмы?
- ....
-
Укучылар без сезнең белән сәламәтлек турында мәкальләр өйрәнгән
идек.Хәзер без сезнең белән өләшкән карточкалардан мәкальләр
төзибез. Укучылар парлап эшлиләр. Һәрберсеннән төзелгән
мәкальләрне укыту һәм слайттан тикшерү.
2.
Саф һава-тәнгә дәва (слайт)
Саулык-зур байлык
Сәламәт тәндә-сәламәт акыл
Байлыкның башы-тазалык
Матурлык-мәламәтлек билгесе.
3.
Ахыры бар башы юк.(слайт) Җөмләнең ахыры бирелә, текстан
җөмләнең башын табып укырга.
............ еш авырый
............ сәламәт хис итә.
............ йөгерергә куша.
............ төгәл үти.
............ тәртипле яшәгән.
........... сатып алып булмый.
4.
-Укучылар сез бер-берегезгә сәламәт булу өчен нинди киңәшләр
бирер идегез. Балалар бер-берсенә киңәшләр бирәләр.
1.
Динара, иртән йөгерергә кирәк.
2.
Максим,тәмәке тартмаска кирәк.
3.
Регина, иртән зарядка ясарга кирәк.
4.
Сергей, салкын су белән юынырга кирәк.
5.
Эльвина,кич соң ятарга ярамый.
6.
Самат,телевизорны күп карарга ярамый. Һ.б.
5.
Ә хәзер укучылар без сезнең белән ял итеп алабыз Сәламәтлек
темасына поле чудес уены уйнап алабыз. (Слайт)
1.
Кәрзингә туп бәреп уйнау.(Басктбол)
2.
Боз өстендә шуу өчен аяк киеме.(Тимераяк)
3.
Туп тибү уены.(футбол)
4.
Сәламәтлек өчен бик заралы.(Тәмәке)
5.
Кыш көне бассейнда чыныгу.(Йөзү)
6.
Бу спорт инвентаре күп гаиләдә бар.(Велосипед)
6.Укучылар без сезнең белән текст өстендә эшләдек,хәзер текст
буенча план төзибез.(Слайт)
1. Һади бабай сәламәт.
2. Һади бабай киңәшләре.
3. Һади бабай дөрес яшәгән.
План буенча укучылар текстның эчтәлеген сөйлиләр.
IV. Йомгаклау.
Дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек? Укучылар санап чыгалар.
V. Өй эше. Текстның эчтәлеген сөйләргә ,яңа сүзләрне өйрәнергә.
IV. Билгеләр кую.